Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Министр Марат Җаббаров чирмешәнлеләр эшен уңай бәяләде

Чирмешәнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Премьер-министр урынбасары Марат Җаббаров килеп китте.

Ул кайбер хуҗалыкларда булып, аларның эшчәнлеге белән танышты, басуларны карады. Министрны район башлыгы Рамил Айбатов озатып йөрде.

Казан кунагы районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән “БИО-АГРО” җәмгыятенең Түбән Кармалкадагы эретмә ясау узелында очрашу уздырды, үз теләкләрен җиткерде. Очрашу барышында җитәкчеләр министрга дәүләт ярдәме буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. 

Марат Җаббаров районга булган визитына кыскача йомгак ясаганда игеннәрнең торышыннан канәгать булуын әйткән. Шулай ук ул терлекчелек күрсәткечләренә дә тукталган,  әлеге тармакка игътибарны арттырырга кирәклеген дә ассызыклаган.

Эльмира Галәүтдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев