Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кырга орлык та чыкты

"Кади"да бу атнада арпа чәчә башладылар. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпьеллык үләннәрнең 2326 гектарында минераль ашламалар белән тукландыру үткәрелде, 2043 гектарда дым каплатылды. "Чирмешән - АГРО"да инде уҗым культуралары участокларында эшлиләр. "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Бәркәтә бүлекчәсендә узган атнада ук кырга чыктылар. "Күтәмә - АГРО фирмасы", "Кади", "Сөлчә", "Серендеев Н.И" крестьян...

"Кади"да бу атнада арпа чәчә башладылар.


Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпьеллык үләннәрнең 2326 гектарында минераль ашламалар белән тукландыру үткәрелде, 2043 гектарда дым каплатылды. "Чирмешән - АГРО"да инде уҗым культуралары участокларында эшлиләр.

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Бәркәтә бүлекчәсендә узган атнада ук кырга чыктылар. "Күтәмә - АГРО фирмасы", "Кади", "Сөлчә", "Серендеев Н.И" крестьян - фермер хуҗалыгы техникалары да беренче чирканчык алдылар, эшкә күптән керештеләр.

Быелгы язда 30 мең гектарда бөртекле - кузаклылар чәчү планлаштырыла (кукуруз һәм шикәр чөгендереннән башка).

Якын көннәрдә 5500әр гектарда күпьеллык үләннәр, арыш һәм уҗым бодае тукландырасы, тырмалыйсы, барысы 47 мең гектарда дым да каплатасы бар.

Агрегатларны ике сменада эшләтмәсәк, бу эшләрне вакытында, оптималь срокларда башкару бик кыен булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уҗым культуралары участокларында эшлиләр “Чирмешән – АГРО”

2
X