Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кармыш фермеры катнашазык та җитештерә

Кармыш фермеры Дамир Гатин быел бер комбайн һәм трактор сатып алган, алар өчен акчасын да түләп бетергән.

– Механизаторларым, терлекчеләрем дә җитәрлек, мал азыгын кирәк кадәр әзерли алдык, - ди фермасында 98 баш мал симертүче якташыбыз. –Пайчылар да тиешен алды. Чәчүлек орлык саклауга салынды. Киләчәктә бөртек саклау өчен тагын бер склад, үлчәгеч төзергә хыялланам.

Дамир Мирзаһит улы киләчәккә йөз тотып, планлап эшләүче фермер. Бер ел элек катнашазык җитештерә башлаганнар. Бөртек үзләрендә бар, аңа өстәмәләр кушасы гына. Тавыклар өчен ул менә дигән ризык, аңа сорау бар икән.

– Сезон вакытында техникаларыбызны гел кабызабыз, ә менә кышкы чорда алар, гадәттә, еш кына басып тора. Механизаторга хак түләргә кирәк бит.

Шунлыктан, алдан килешеп, берничә тракторга көрәгеч тагабыз, аннары нефтьчеләр объектларында кар чистартачакбыз. Сату өчен, 350 тонна арыш, 70 тонна көнбагыш запасыбыз бар. Итне урнаштыру проблемасы юк. Акча кереп торгач, хезмәткәрләргә айныкын-айга хак түләнә. Шуны да әйтим әле, без – Кармыш фермерлары гел бер-беребезгә булышып эшлибез. Төрле хәл була бит, техника ватылганда, әйтик, ярдәм кирәк булгалый.

Болар хакында ул бүген Кармышта узган семинар-киңәшмәдә дә сөйләде. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Айбатов һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре дә катнашты.

– Уракны үз көчебез белән җиңдердек, - ди “Әккәрәй” җәмгыяте җитәкчесе Виктор Сутягин. –Техника бар, әмма комбайннар искерде, яңалары кирәк.

Бу хуҗалык районда иң зурларның берсе, көнлек сөтнең 25 проценты диярлек аларныкы. Бүген дә аны 4 мең килограмм тирәсе саталар. Былтыргы белән чагыштырганда, быел сыерлар саны арткан.

– Мин монда бер ел элек Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан килеп эшли башладым, техник-орлыкландыручы булып урнаштым. Зарланырга урын юк, хезмәт хакын вакытында түлиләр, эш өчен кирәк-яракны да биреп торалар, - ди Фәрит Сәйфуллин.

Район башлыгы Рамил Айбатов та әккәрәйлеләргә мактау сүзләре ирештерде: –Монда беренче килгәндәге белән бүгенге хәл чагыштырырлык та түгел, эшләре алга бара, күрсәткечләре гел үсештә.

“Әккәрәй”дә ветеринар таләпләрне төгәл үтәргә тырышалар, диделәр. Сыерлар ясалма юл белән каплатыла. Азык кытлыгы юк.

Техниканы кышкы саклауга кую дәвам итә. Бөртек комбайннарының резина көпчәкләрен кар-яңгыр үтмәслек итеп чорнап куйганнар.

Ивашкинодагы “Серендеев Н.И.” хуҗалыгында көз чәчелгән арыш матур тишелгән, монда пар җирләренә караш бик яхшы. Кызганыч, җирләренең 40 проценты сөрелмәгән, бу эш туктатылган. Бөртеклеләр уңышы да мактанырлык түгел, кайбер участокларга комбайн кертеп тә тормаганнар бугай.

– Дизель ягулыгы кисәк кыйммәтләнде, - ди Николай Серендеев. –Механизаторлар да җитешми. Киләсе елда хуҗалыкны башка кеше җитәкләр дип өметләнәм, мин олыгайдым, сәламәтлек тә мактанырлык түгел.

– Уңыш аз булу һава торышына гына бәйле түгел, монда чәчүлек орлыкның сыйфаты, кирәкле минераль ашлама кертелү дә зур роль уйный, - диде район җитәкчесе. –Хәзер яңача эшләргә кирәк. Җир тыгыз, каты, дибез. Элек бит, чөгендер иккән вакытларда, ел саен кайсыдыр участокларга никадәр черемә кертелде.

Әлеге хуҗалыкта күпьеллык үләннәрне яңартасы бар, комбайннары да искергән, аларга запас частьләр табу да кыен.

Серендеевлыларда заманча, куәтле комбайннар, тракторлар бөтенләй юк. Шулай да КФХ җитәкчесе Николай Ильич Серендеев 17 ел тирәсе авылдашларын эшле итеп торды, җирләрен чүп басмады, аңа рәхмәт кенә тиеш.

Шул ук Ивашкинодагы Геннадий Макаровның гаилә фермасында технологик, ветеринар таләпләрне төгәл үтәү зарурлыгы хакында әйттеләр. Теге яки бу чир юктан гына таралмый, аны вакытында кисәтергә, даруларга акчаны кызганмаска кирәк. Малларны такы-токы гына ашатып зур керем ала алмыйсың.

Фермерларда, машина-трактор паркларында  аяк астының пычраклыгы, юллар юклыгы да теңкәгә тия. Бу проблема район җитәкчелеген дә борчый, билгеле. Кайбер терлекчелек биналарына башны иеп керсәң генә, кая анда техника белән кереп азык тарату! Шөкер, Югары Кәминкәдәге “Ильхан” җәмгыяте коплексы заманча ферманың нинди булырга тиешлеген күзалларга мөмкинлек бирә. Биредә маллар, бигрәк тә сыерлар саны күбәю киләчәккә өмет уята. Әмма башка кайбер фермаларны да, ниндидер программага кереп, инвестицияләр җәлеп итеп, үзгәртеп корырга кирәк. Шулай иткәндә аларга мал кайтару да җиңеләячәк.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев