Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ивашкино кырлары буш калмас

"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторларының чираттагы яллары узган айда ук тәмамланган. Бүген машина-трактор паркында ремонт эшләре тулы куәтенә бара. -Тагылма техникаларның яртысы ремонтланган, сигез тракторның алтысы кырга чыгарга әзер, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Ильич. - Безнең техникалар бик иске түгел, соңгысын 2012 елда сатып алдык. Ике тракторны ремонтлыйсы бар...

"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторларының чираттагы яллары узган айда ук тәмамланган. Бүген машина-трактор паркында ремонт эшләре тулы куәтенә бара.


-Тагылма техникаларның яртысы ремонтланган, сигез тракторның алтысы кырга чыгарга әзер, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Ильич. - Безнең техникалар бик иске түгел, соңгысын 2012 елда сатып алдык. Ике тракторны ремонтлыйсы бар әле. Техникалар барысы да механизаторлы, үз тракторлары төзек булганнар тагылма агрегатлар ремонтында булышалар. Хуҗалыкта барлыгы 21 кеше хезмәт куя, февраль аена хезмәт хакы буенча исәп-хисап ясалды.

"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгы 1690 гектарда җир арендалый, аның зур өлешендә бөртекле культуралар игелә, күпьеллык үлән үсүче мәйданнар да бар. Көзге культуралар 360 гектарда туфракка күмдерелгән, язга бодай, арпа, карабодай чәчәргә ниятләп торалар, орлыкны җитәрлек күләмдә әзерләгәннәр.

-Язгы эшләрне башлап җибәрергә ягулык-майлау материаллары бар. Көннәр бераз җылыткач складтагы бөртекне сата башлыйбыз, язгы чәчүне кредитларсыз гына башкарып чыгарга планлыйбыз, - ди КФХ башлыгы. - Бөртекне Казаннан килеп алырга тиешләр. Орлык агулау препаратлары да әзер. Җирләрне, үсемлекләрне тукландыру өчен 50 тоннадан артык минераль ашламабыз да бар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined