Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ильхан”да сенаж салалар

Бу хуҗалыкта инде берничә көн сенаж салалар. Былтыр 240 гектарда чәчелгән люцерна үләне ярыйсы ук үсеп өлгергән.

Азык әзерләү звеносы Югары Кәминкәдән арырак, ферма янындагы икенче участокта эш башланган. Бүген чүт кенә туктап тордылар, азык җыю комбайны ваклаган үләнне акрынрак кудыра икән, шуның сәбәбен эзлиләр иде.

-Ватылу була инде, - ди 16 еллык комбайн йөртүче Альберт Сафин. -Болай эшебез җайлы бара. Көнгә ике тапкыр ашаталар. Ай саен хак алабыз.

Үләннәрне КамАЗда Рәфис Гарифуллин, “Беларус”та Илнар Ихтисамов өлгер ташыйлар. Траншеяга кадәр ара да ерак түгел.

Яшел массаны куәтле ике трактор тыгызлый. Илсур Билалов белән Марат Идрисов үз эшләрен яхшы белеп, төгәл үтиләр.

Марат йөртүче “Кировец”ка тыгызлый торган каток элгәннәр. Әле быел гына кулланыла ул.

900 баш мал асралучы “Ильхан”да бүген азыкны траншеялардан алып, барысын бергә кушып, улакларга салалар. Былтыргы сенаж һәм силослары яңа уңышка тоташырга җитә. Әллә ничә, былтыр әзерләнгән эскерттәге печәннәре дә бүген чапкан кебек. Ходай язса, яңгырлар явып, кукуруз да исәеп китәр.

-Силоска дигән кукуруз 380 гектар мәйдан били, - ди “Ильхан” хуҗасы Ильяс Хәнәфиев. – Бүген исә булганны тизрәк җыеп аласы.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев