Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшләгән кешенең кадере бар

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте механизаторы Илфак Сәлахов "Югары Кармалка" бүлекчәсендә 400 гектардан артык җир эшкәрткән. "Илфак Исхак улы башта көзге культуралар чәчү өчен җир эшкәртте, ә бүген туңга сөрүдә бик тырышып эшли",- ди хуҗалык җитәкчесе Владимир Богомолов. Илфакны сезонлы эшче дип була. Кыш айларында ул туган авылы Югары Кәминкәдә мәктәп котельные...

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте механизаторы Илфак Сәлахов "Югары Кармалка" бүлекчәсендә 400 гектардан артык җир эшкәрткән.


"Илфак Исхак улы башта көзге культуралар чәчү өчен җир эшкәртте, ә бүген туңга сөрүдә бик тырышып эшли",- ди хуҗалык җитәкчесе Владимир Богомолов.

Илфакны сезонлы эшче дип була. Кыш айларында ул туган авылы Югары Кәминкәдә мәктәп котельные операторы вазифаларын башкара. Ә инде кыр эшләре башлангач тәҗрибәле механизаторны җәмгыятькә эшкә чакырып алалар.

"Мин бу "Нью-Холланд" чит ил тракторында икенче ел эшлим. Шундый кызу вакытта өйдә утырып булмый инде,- ди механизатор. - Хуҗалыкларга ярдәм итәргә дә кирәк, шунда үзеңә дә, билгеле, файдасы була, кирәк нәрсәңне сорый аласың. Хезмәт хакына акча бирәләр, печән, фураж да алабыз. Мал асрагач, анысы да бик кирәк. Трактор бик җайлы, уңай, кондиционеры бар, барлык күрсәткечләр компьютерда күренә. Көненә ике тапкыр кырга кайнар аш алып киләләр, ягулык белән проблема юк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыяте механизаторы