Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәннең “БИО-АГРО” “поэма”сы 35-37 центнер уңыш бирә

Бүген районның “БИО-АГРО” җәмгыятендә уракка төштеләр. “Поэма” сортлы көзге бодайның гектарыннан 35-37 центнер уңыш чыга.

-Болай ук булыр дип уйламаган идек. Ник дисәгез, көздән чәчелгән орлыклар, яңгыр булмау сәбәпле, шыта алмыйча, бер ай җир астында ятты. Сентябрь аенда гына баш төртеп, шулай кыш чыктылар. Шөкер, алай да игеннәр яхшы,  арпаларыбыз, язгы культуралар да өметле, - дип шатлыгын уртаклашты “БИО-АГРО”ның баш агрономы Шамил Гасыров.

Бүген хуҗалык комбайннары, районда беренче булып,  Бәркәтә һәм Кара Чишмә авыллары арасындагы 1000 гектар мәйданлы басуга төште.

-Быел бөртек булыр сыман. Игеннәр өлгерде, дымлылыгы да чамалы. Хәзер эшләргә дә эшләргә, моның өчен бөтен шартлар бар, – ди комбайнчы,  Югары Кармалка авылыннан Андрей Мокшанов.

“БИО-АГРО” җәмгыяте идарәчесе Сергей Кикоть әйтүенчә, тәүге көнне басуда барлыгы 16 берәмлек техника: “Тукано”, “Акрос”, “Торум” егәрле комбайннары эшкә җигелде.

-Бөртекне Нурлат һәм Акташ элеваторларына тапшырабыз. Басуларыбыз чиста, барлык агротехник чаралар: тукландыру, корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү вакытында башкарылды. Техникаларыбыз төзек, механизаторларыбыз җитә, - диде ул.

Хуҗалыкта барлыгы 10 мең гектарлап мәйданнан көзге һәм язгы культуралар җыеп аласы бар, 5әр мең гектарда көнбагыш һәм рапс та иккәннәр.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев