Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәннең “БИО-АГРО” җәмгыятендә “Амелия” 70 центнер уңыш бирә

“БИО-АГРО” җәмгыятендә “Амелия” сортлы уҗым бодае гектарыннан 70 центнер уңыш белән сөендерде

Әлбәттә, уңдырышлылык төрле басуда төрлечә. Әмма быел игеннәргә ел килде. Әнә “БИО-АГРО”да әлегә “Скипетр” бодаеннан – 40–50, “Амелия”дән уртача 66 центнер уңыш алалар.

-Көненә 18–19 бункер бөртек суктырабыз, бер бункерга 8 тонна ярым сыя. Техникаларыбыз көчле, кызуда кабиналарда кондиционер кабызабыз, кырга иртәнге биштә киләбез, - диләр “Тукано” иярләүче Марсель Нигъмәтуллин һәм Марс Сәйфетдинов.

“БИО-АГРО” җәмгыятендә быел уракка 19 комбайн чыгарганнар. Читтән карап торсаң, алар эшләгән басулар кырмыска оясын хәтерләтә: зуп-зур иген кырларын тиз арада “кыркып чыгалар”.

-5200 гектарда көзге бодай үстергән идек, егетләр шуның 1500 гектарын җыеп алды инде. Бөртекне Нурлат элеваторына озатабыз, - ди хуҗалыкның баш агрономы Шамил Гасыров.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, 5 августта алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында игеннәрнең 4888 гектарыннан, ягъни тиешленең 18 процент өлешеннән ашлык суктырып алынган. Уңдырышлылык уртача 45,5 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткеч иң югарысы “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – гектарыннан 56,3 центнер.

Уракта иң өлгере “Әккәрәй” җәмгыяте. Алар бөртеклеләрне барлык мәйданнарының 37,7 процент өлешеннән җыеп алган, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында бу күрсәткеч – 33,  “БИО-АГРО”да – 27, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – 24, “Сөлчә”дә – 18 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев