Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәннең “БИО-АГРО” җәмгыяте көненә 500-600 гектардан көнбагыш суктыра

Районның “БИО-АГРО” җәмгыятендә көнбагыш басуларына көн саен 14 комбайн чыга. Хуҗалык механизаторлары бу көннәрдә Мордва Афонькәсе авылы янәшәсендәге кырга “ябырылды”.

 

–Иртән 7дә эшне башлыйбыз, кичке 8ләрдә туктыйбыз. Көненә 15-20 бункер көнбагыш суктырыла, бөртек яхшы өлгерде, коры, – ди комбайнчы Марс Сәйфетдинов.

“БИО-АГРО”да көнбагыш 6725 гектарда игелгән, шуның 3500 гектарыннан уңыш җыелган (тиешленең 52 проценты), гектар көче 14 центнер. Хуҗалык агрономы Шамил Гасыров әйтүенчә егетләр өлгер эшли, 14 куәтле комбайн белән алар көненә 500-600 гектар мәйданны буйсындыра.

–Суктырылган бөртекне Казаннан май заводына килеп алалар, продукциягә ихтыяҗ бар, – ди агроном.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда көнбагыш басуларының 4850 гектарыннан, тиешле мәйданнарның 41,7 процент өлешеннән уңыш җыеп алынган. “ЧИРМЕШӘНАГРО” әлеге культураны 950 гектардан (тиешленең 71 проценты), Күтәмәдәге “Вәлиәхмәтова Г.М.” хуҗалыгы 400 гектардан (тиешленең 30 проценты) суктырган.

Бөртекле культуралар урагы ике хуҗалыкта әле дә төгәлләнмәде: “Кара Чишмә”дә – 210, Ивашкинодагы “Серендеев Н.И.” хуҗалыгында 150 гектар мәйданда суктырылмаган игеннәр бар.

Көздән эшкәртелергә, сөрелергә тиешле 54054 гектар җир мәйданнарының 71 проценты төгәлләнгән.

"БИО-АГРО" җәмгыяте Мордва Афонькәсе авылы янәшәсендә көнбагыш суктыра (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев