Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә мал асраучылар ярдәм ала

5 апрельдән шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның сыер, кәҗә тоту чыгымнарының бер өлешен кайтаруга гаризалар кабул итә башладылар. Бу эш 19 апрельгә кадәр барачак. Өч яшьтән олы бия асраучы хуҗаларга да ярдәм чаралары каралган.

Документлар “Минем субсидияләр” системасы аша электрон рәвештә алына. Мал хуҗалары ярдәм алуга гариза бирү өчен авыл җирлекләренә дә мөрәҗәгать итә ала.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, 2023 елда  чирмешәнлеләр 1370 баш сыерга - 5 миллион 171 мең сум, 459 кәҗәгә - 229 мең 500 сум, 108 биягә 540 мең сум акча алганнар.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев