«ЧИРМЕШӘНАГРО»да уҗым бодаеның һәр гектарыннан 27 центнер уңыш җыялар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер гектардан уртача 18,6 центнер уңыш җыялар.
Корылыклы бу елда әлеге күрсәткеч начар түгел.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”да уҗым бодаеның гектар көче 27 центнер ук, биредә аны 1100 гектарда иктеләр, 810 гектарда комбайннар узган да. Тиешле мәйданнарның 37 процент өлешеннән бодай һәм борчак суктырып алганнар, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятендә бу күрсәткеч – 24, “БИО-АГРО”да – 20, “Әккәрәй”дә – 13, район буенча 14 процент.
38 мең 135 гектар мәйдан биләүче бөртекле культураларның әлегә 5376 гектарыннан уңыш җыелган.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев