“ЧИРМЕШӘНАГРО”да һәр эшне сыйфатлы итеп башкаралар
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте базасында бүген тыныч, хәрәкәт юк диярлек, гараж ишекләре дә ябык. Хезмәткәрләр ял итсә дә, җәмгыять директоры Илшат Гозәеров эш урынында.
Җәмгыятьнең базасына килеп керү белән, тәртип күзгә ташлана. Комбайннарны һәм кайбер башка техниканы да, тиешле таләпләргә туры китереп, кышкы саклауга куйганар. Техник карауны ел саен диярлек иң беренчеләрдән булып һәм иң оешкан төстә үткәрәләр.
Бу яктан да әлеге җәмгыять гел алдынгы, узган елны бөртеге дә уңды, уртача бер гектардан 42 центнерга якын уңыш алынган, хәтта, башка хуҗалыкларның көнбагышы кырда калса, аны да җыеп, амбарларга салдылар. Хуҗалыкта гомуми чәчү мәйданы 4300 гектар тәшкил итә, бөртекле-кузаклылардан - 11 мең 749, көнбагыштан - 1 мең 856, рапстан 368 тонна уңыш җыеп алынган.
– Механизаторлар отпускыда. Төп техниканы урып-җыю һәм көзге чәчүне төгәлләүгә үк ремонтладык, алар барысы да язгы чәчүгә әзер. Автотранспортны гына карап чыгасы бар. Запас частьләргә заявкалар бирелде, аларның күбесе кайтты да. Хуҗалыкта техниканы мөмкинлек булган саен алдык, тракторлар да, комбайннар да чагыштырмача – яңа, шуңа да капиталь ремонт таләп ителми, - диде республиканың Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илшат Сәйфулла улы. – Ә ындыр табагында эш тукталмый, биредә орлык калибрлыйбыз, сатуга да, үзебезгә дә әзерлибез. 300 тонна ашлама кайтарылды, тагын 200 тонна кайтырга тиеш.
“ЧИРМЕШӘНАГРО” орлыкчылык белән җитди шөгыльләнә, югары уңыш бирә торган сортлар үстерә.
Хуҗалык җитәкчесе сүзе буенча, инде заказлар да бар, республикадан гына түгел, башка төбәкләрдән дә шалтыраталар, шушы көннәрдә генә Мәскәү, Самара өлкәләреннән дә орлык белән кызыксынганнар, Лениногорск районыннан да алучы бар, акчасын да алдан түләп куйганнар. “БИО-АГРО” җәмгыяте белән дә килешү төзелгән.
– 2022 нче елны уңыш мул булды, яхшы керем алгансыздыр? – дип кызыксындым.
Алай түгел икән.
– Узган ел авыррак булды. Дөрес, мул уңыш җыйдык, тик бөртекнең бәясе юк, арзан. Күпне җыяр өчен, чыгымнар да күбрәк тотыла бит, - диде тәҗрибәле игенче.
Проблема бар – белгечләр юк
Сүз уңаеннан, җәмгыятьтә даими рәвештә 32 кеше хезмәт куя, монда чирмешәнлеләр генә түгел, авыллардан да килеп йөрүчеләр бар. Уртача хезмәт хакы 33 мең сум тирәсе, билгеле, кыш айларында ул азрак, урак вакытында күбрәк тә булырга мөмкин, уңган хезмәткәрләрне даими рәвештә премияләр белән дә сөендереп торалар, быел “унөченче” хезмәт хакы да алганнар.
– Бездә, нигездә, озак еллар эшләүче, тәҗрибәле кешеләр, - диде Илшат Гозәеров. – Әйтик, механизаторлар: Иске Сережкинодан Михаил белән Дмитрий Корниловлар, Чирмешәннән Александр Беззубов, машина йөртүчеләрдән: Җәүдәт Җиһаншин, Инсаф Таҗиевлар - тырыш, уңган егетләр.
Җәмгыятьнең ашханәсе ел дәвамында эшли дисәк тә була, биредә механизаторлар өчен төшке һәм кичке аш әзерлиләр.
– Кызлар кыш айларында гына бераз ял итеп алалар, - диде бу хакта җитәкче.
– Илшат Сәйфуллович, сездә бер проблема да юк кебек?
– Кадрларга кытлык, белгечләргә ихтыяҗ бар, агрономнар, инженерлар кирәк.
“ЧИРМЕШӘНАГРО” ел саен диярлек пайчылар белән беренчеләрдән булып дә исәп-хисап ясый. Быел чирмешәнлеләргә, нигездә, җир арендасы өчен бөртек белән, акча сораучыларга – акчалата түләгәннәр, бер гектар өчен 1 мең сумнан да күбрәк булган.
– Сезнең уңышларыгызның сере нидә?
– Һәр җитәкченең үз алымы бар. Без кырга иртә чыгабыз, дымга чәчергә тырышабыз. Аннан соң технологияне: җирне эшкәртү, ашлама кертү һәм башкалар үтәлергә тиеш, вакытында чыгып, соңга калмыйча уңышны җыеп алу - барысы да мөһим.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек район идарәсеннән белешүебезчә, “Сөлчә”, “БИО-АГРО”, “Әккәрәй” хуҗалыкларында да техниканы барлык таләпләргә туры китереп кышкы саклауга куйганнар, монда да, нигездә, ремонт эшләрен төгәлләгәннәр. Идарә начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин әйтүенчә, “Әккәрәй” һәм “БИО-АГРО” җәмгыятьләрендә яңа техника, запас частьләр сатып алу буенча да эш актив бара.
Гөлсирә Шәрифуллина, Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев