Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

”ЧИРМЕШӘНАГРО” комбайнчыларын басуда ук әллә ничә төрле аш белән сыйлыйлар

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте ындыр табагына көненә 25ләп КамАЗ, чама белән 250 тонналап бөртек кайта.

Әлеге хуҗалыкта уракны Самара өлкәсе чигендә, күрше Сәләй авылы ягындагы басудан башладылар. Монда “фатинья” сортлы көзге бодай иккәннәр.

Комбайнчыларның эшләре кызу. Альберт Санчелеев белән бункерын бушаткан арада сөйләшеп алырга өлгердек.

-Уңыш яхшы чыга. Комбайным  14 еллык, шуның биш елын мин йөртәм. Сынатмый, ышанычлы техника, - дип “Тукано”сын мактап алды уңган механизатор.

Альберт үзе Ульяновск өлкәсеннән. Инде берничә ел шулай урып-җыю вакытында  “ЧИРМЕШӘНАГРО”га комбайнда эшләргә килә. Җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәров әйтүенчә, мул уңдырышлы Краснодар якларында тәҗрибә туплаган комбайнчы ул.

-Әйтәм бит, комбайным эшли, ягулык бар. Бүген төш вакытында  рассольник, макарон белән фрикадельки, салат китереп ашаттылар. Сыйлыйлар, кадеребез бар, диюем, - ди Альберт  Рафик улы.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә уракта барлыгы дүрт комбайн эшләтәләр. Механизаторлары Михаил Корнилов, Сергей Зубов, Олег Аверьянов та – сыналган егетләр.

-Ашлыкны әлегә ике КамАЗ ташып өлгереп тора, ындыр табагына ара ерак түгел, шоферларыбыз Җәүдәт Җиһаншин, Әсхәт Галиуллин өлгерләр. Кырлар ерагайгач, комбайн астына тагын машиналар куячакбыз. Бушаган басуларны эшкәртергә дә тракторчы егетләребез көтеп кенә торалар, - ди Илшат Гозәеров.

Әлеге кырдагы уҗым бодаеның гектарыннан 35 центнер чамасы уңыш чыга икән, бөртек, дөрес, дымлырак. Шуның өчен аны “сушилка“ аша үткәрергә туры килә. Хуҗалыкта  барлыгы 2400 гектарда бөртеклеләр,  тагын рапс, горчица үстергәннәр, 1200 гектарда көнбагышлары да бар.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев