“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә инде берничә көн уҗым бодае суктыралар
Бүген дә биредә уҗым бодае участогына төштеләр. Әүвәл уңышы уртача алыннарда эшлиләр. Моннан борчакка күчмәкчеләр.
- Дүрт комбайныбыз да уракка чыкты, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. -Бераз чи булганлыктан, бөртекне агрегатта киптерәбез.
- Көннәр булып, ни барын вакытында җыярга язсын иде, - ди комбайнчы Радик Илалов. -Эш тиз барсын өчен бөтен шартлар булдырылган. Туклануыбыз да көнгә ике тапкыр, хәләл ризыклар белән.
Хуҗалык агрономы Рәдиф Гайнуллин әйтүенчә, арпа да өлгерә.
- Ел коры килсә дә, нишләптер, бөртек тигез өлгерми, - ди тәҗрибәле белгеч. -Ә болай бөтен участокларда да ашлама кертелде, өстәмә тукландыру үткәрелде, үсемлекләр тәрбия күрде. Быел көз уҗым бодае чәчеләчәк участокларны да чиста хәлдә тоттык, ашладык. Орлык элиталы, күчмә фондтан, әле сатуга да кала. Без быел уҗым бодаеның өч сортын иктек, кайбер участоклар яхшы уңышка өметләндерә.
- Эшебездә тоткарлык юк, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО”да дүртенче сезон комбайн йөртүче Альберт Сөнчәләев.
Әйе, монда бар да көйле. Әнә бөртеге җыеп алынган уҗым бодае участокларында сөрү агрегаты да күренә. Озакламый чәчүчеләр дә кырга кузгалыр. Аны быел да, явым-төшемгә өметләнеп, 1100 гектарда чәчеп калдырмакчылар.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев