Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының «Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында көнбагыш суктыруны кыска тоттылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, хуҗалыкларда көздән суктырылмыйча калган 3 мең ярымлап гектар мәйдандагы көнбагыш басуларының әле тагын 1233 гектары сабакта килеш.

“Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында әлеге эшне озакка сузмадылар: Иске Котыш якларында 1000 гектардагы көнбагыш басуларыннан уңышны берничә көндә җыеп та алдылар.

Әлеге май чималын “БИО-АГРО” җәмгыятенең Югары Кармалка, Әмир авыллары ягында 100 гектар мәйданнан, “Әккәрәй”дә  270 гектардан суктырасы калган. Шәхси эшмәкәр “Вәлиәхмәтова Г.М.”ның Лашман авылы уңаендагы 520 гектар мәйдандагы көнбагыш басуларына комбайннар төшмәгән әле. 

Белгеч сүзе. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, агроном Рауфан Шәйхетдинов:

- Көнбагыш суктырганда һава торышы 15-17 градус салкын булса яхшы. Февраль башында кар яву һәм көннәр берара җылы торганлыктан, уңыш дымлы, ул комбайн шнекларына ябышып бимазалады. Шунлыктан комбайнчыларга төнлә, салкынчарак вакытта эшләү ансатрак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев