Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыяте тәҗрибәсен башкалар да өйрәнә
Әлеге җәмгыятьтә мал азыгы проблемасы юк. Җитәрлек күләмдә орлык саклауга салынган. Бүген киләсе елның язгы кыр эшләренә әзерләнәләр.
- Тырмаларны җәйге айларда ук төзәтеп куйдык, культиваторларның да икесе эшкә кушарлык, чәчкечләр дә кырга чыгарлык. Тракторларның берсе генә җитди ремонт таләп итә, - ди “Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хәммәтов. –Быел бер тырма агрегаты сатып алдык. Комбайннарга килгәндә, алар да кышкы саклауда, юылган, чистарткан. Пайчылар белән күптән исәп-хисап ясадык.
Болар хакында әлеге хуҗалык базасында үткән семинар-киңәшмәдә ишеттек. Бу чарага районның башка эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә чакырылган иде.
- Үзгәрешләр күз алдында, бөтен җирдә чисталык, тәртип. Маллары күп, азыклары бар, - диде район башлыгы Рамил Айбатов машина-трактор паркында, токта, терлекчелек фермасында эш барышы белән танышкач. –Алдагы көннәрдә башка хуҗалыкларда да булырга, тәҗрибә уртаклашырга телибез. Эшебезне алдан ук планлаштырыйк, төрле программаларда да катнашырга тырышыйк.
Семинар-киңәшмә барышында кадрлар проблемасына да тукталдылар. Бу өлкәдә үзебезнең аграр техникум мөмкинлекләрен тулырак файдаланырга кирәк.
- Малларның баш санын арттыру, үрчем алуны яхшырту, яшь малларны исәпкә кертү, җир эшкәртүне тизрәк төгәлләү мөһим, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатаулин.
Минераль ашламалар запасын нык арттыру сорала. Терлекчелек биналарын дезинфекцияләү, дератизация үткәрү төрле чирләрне булдырмас өчен кирәк. Бу эштә район ветеринария берләшмәсе дә булышырга әзер, кайсыдыр хуҗалыклар аны үзләре дә үткәрә ала. “Сөлчә”гә бу яктан дәгъва юк.
Семинарга килүчеләр сүз сөрешеннән аңлашылганча, җир корылыктан, быел чәчкән уҗым культураларының бер өлеше начар тишелде, дөрес, соңгы көннәрдәге яңгырлар кайбер орлыкларны терелтеп җибәрде. Язын арыш һәм уҗым бодаен минераль ашламалар белән тукландырмасаң югары уңышка өметләнеп булмый.
Инде кабат “Сөлчә” җәмгыяте турында. Биредә 567 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 250 савым сыеры асрала. Бүген көн саен уртача 2000 килограмм сөт саталар.
- Үсемлекчелектән файда аз, җитмәсә бәяләр дә түбән, ярый әле фермабыз, малларыбыз бар, - ди хуҗалык җитәкчесе. –Аннан көн саен күпмедер керем килә.
“Сөлчә”дә эшләүчеләргә инде сентябрь ае өчен хак түләргә мөмкинлекләре бар. Алда язылганча, мал азыгы кыш чыгарга җитәрлек, берничә эскерт салам, 600 тонналап бөртек сатуга да кала. Киләсе елда да азыкка тилмермәсләр, байтак участокларда күпьеллык үләннәрне яңартып чәчкәннәр. Алай гынамы, быел уҗым культуралары чәчеләсе участокларга үз көчләре белән 2400 тонна черемә чыгарганнар.
Монда проблемалар юк икән дип булмый. Әйтик, механизаторларның күбесе олы яшьтә, техниканың яңалары аз. Ферма тирәсендә юлны рәтлисе иде. Хәер, бу башка хуҗалыкларга да хас.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев