Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларындагы терлекләргә чип куялар

2023 ел ахырына кадәр авыл хуҗалыгы хайваннары чип куелып, исәпкә алынырга тиеш. Сугым цехына китерелгән терлекләрне идентификацияләү зарур, югыйсә аларны кабул итмәячәкләр.

- Районда хайваннарны идентификацияләү (чиплау) буенча эш дәвам итә. Көзен 3473 баш мөгезле эре терлеккә, 3134 баш сарыкка һәм кәҗәгә, 223 атка һәм 607 баш дуңгызга чиплар беркетелергә тиеш. Әлегә аларның 20 проценты гына чиплаштырылган, - диде район ветеринария берләшмәсе житәкчесе Алмаз Газимов. – Шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы хайваннарны республика җитәкчелеге ярдәмендә әлегә бушлай биркалыйлар.

«Ветеринария турында»гы закон нигезендә хайваннарны маркировкалауны хуҗалар үз хисапларына башкарырга тиеш һәм киләчәктә ул шулай булыр да. Шуңа да күпчелек хәлне аңлый һәм терлекләрнең ветеринария исәбендә торуын хуплый.

Билгеле, бу закон тиктомалдан кабул ителмәгән, хайваннар арасында авырулар елдан-ел арта бара. Тик, авыл халкы һәр яңалыкны шикләнеп кабул итә.

-Лениногорск кош фабрикасында кош гриппы аркасында 213 мең баш тавык, 203 мең данә йомырка юк ителгән һәм халыктагы мең ярым баш тавык зыян күргән, Яңа Чишмә районында бруцеллез дип йөздән артык баш сыер суюга җибәрелде. Республикада африка чумасы аркасында ничә мең дуңгыз яндырылды һәм ничә кабан юк ителде! - диде Алмаз Фараш улы. - Гаҗәп, бу райондашларыбызны куркытмый, хәзер дә документлары һәм кайдан килүләре белән кызыксынмыйча, терлек, азык һәм кош-кортны саталар һәм сатып та алалар. “Таныш сатучыдан, эшмәкәрдән сатып алдык”, - дип акланалар. Ә эшмәкәрнең кайда сатып алганлыгын хакында беркем дә кызыксынмый.

Хөрмәтле чирмешәнлеләр, профилактик, диагностик һәм ветеринария санитар чараларын, шул исәптән чиплаштыру үткәрүгә комачауламавыгызны үтенәбез сорыйбыз. Әлеге эшләр безнең авылларда эпизоотик иминлекне һәм гаиләләребездә тынычлыкны саклауга гына юнәлдерелгән.

Фото: Кадыйр Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев