Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының ике хуҗалыгында көнбагыш суктыралар

Әлеге культура быел районда барлыгы 11634 гектарда игелгән, шуның 20 проценттан күбрәк мәйданыннан урып-җыю комбайннары узды да.

Бу эшкә иң әүвәл “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә керештеләр. Хуҗалык комбайннары әүвәл күрше Шентала районы ягындагы басуларда эшләсәләр, соңрак техникалар юлчылар оешмалары каршындагы кырларга күчерелде. Көнбагышны дүрт комбайн белән суктыралар. Бүген хуҗалык 550 гектардан уңышны җыеп алды (тиешленең 41 проценты), гектар көче – 18 центнер.

Районда көнбагышны иң күбе, 6725 гектар мәйданда, “БИО-АГРО” җәмгыятендә үстергәннәр. Әлеге хуҗалык шул басуларның 1810 гектарыннан уңышын суктырып алган, тиешленең 27 проценты. Әлегә гектардан 14 центнер уңыш чыга

“Тепсуркаев В.Ә” хуҗалыгында көнбагыш 1000 гектарда, “Әккәрәй”дә 584 гектарда игелгән. Алар һәм башка крестьян-фермер хуҗалыклары аны җыеп алуга керешмәде әле.

Фото: Илшат Гозәеров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев