Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының авыл хуҗалыгы уңганнарын сыйлы табынга дәштеләр

Авыл хуҗалыгына барына да әзер торырга, тәвәккәл булырга кирәк. Һава торышы да зур роль уйный. Былтыр ул яктан уңдылар, амбарларны ашлык белән тутырдылар, әмма әлеге байлыкны яхшы бәягә сата алмыйлар, аңа сорау юк.

Район мәдәният йортының спорт залында көйләнгән табынга барлык хуҗалыклардан кунаклар, 210 кеше дәшкәннәр. Һәркайсы үз эшенең остасы. Узган елда аеруча үсемлекчелек тармагында күрсәткечләр кинәнерлек булды. Терлекчелектә дә алга китәрбез әле.

Бүгенге слетта – бәйрәмдә “Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хаммәтовны, “БИО-АГРО” директоры Алия Фәхртдинованы, шул ук хуҗалыктан агроном Рафаэль Гыйләҗевны, Кармыштагы КФХ башлыгы Илгизәр Фәтхетдиновны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләп сөендерделәр.

Район башлыгы Рамил Айбатов “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Резеда Рәисовага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Министрлыкның, район башлыгының һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатына ия булучылар дистәләгән. Агросәнәгать комплексын үстерүгә күп еллар нәтиҗәле һәм шәхси өлеш кертүчеләр үзләрен шулай зурлауларына бик канәгать.

-Отчет утырышында безнең алга терлекчелекне үстерү төп бурыч итеп куелды, бу тармак - авыр мәсьәлә, - диде район башлыгы Рамил Айбатов. - Әгәр, төп чыгымнарны республика бюджеты аша капланачак акчага, 1000 баш тана алсак, малларның баш саны, сөт җитештерү дә сизелерлек артачак. Безгә фермаларда хезмәтне җиңеләйтү, автоматлаштыру өчен тырышырга кирәк. Бүгенге бәйрәмдә катнашучыларга, бу тармакта эшләвегез өчен бик зур рәхмәт.

 

-Әлеге буаз таналарның 25се кайтты да. 10 майга кадәр тагын 110ны алырбыз, ә ел азагына кадәр планлаштырылган барысын да, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин.

Сүз уңаеннан. Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көн саен уртача 19 тонна сөт җитештерелә, ә шәхси хуҗалыкларда 10 тонна чамасы.

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Семен Васюткин “Сөлчә” җәмгыятендә эшли.

-Сезон вакытында МТЗ-80 тракторында җир эшкәрттем, печән җыюда катнаштым, - ди ул. – Бүген фермада. Бездә хезмәтне бәяли беләләр. Бушлай 5 төргәк печән, 1 тонна арпа бирделәр, хезмәт хакын вакытында алабыз. Абзарыбызда өч сыер, өч бозау. Моннан тыш бер үгез симертәбез, аны да җәмгыяттән бүләк итеп бирделәр, рәхмәт яусын.

Слетта катнашучыларны тәмле ашлар, дәртле җырлар белән сыйладылар, бу яктан район үзәк ашханәсенә, мәдәният хезмәткәрләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадый Гомәров фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев