Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уҗым культуралары чәчүгә җитди әзерләнәләр

“ЧИРМЕШӘНАГРО” тиешленең яртысыннан күбрәк мәйданда, ягъни 1624 гектардан бөртек суктырды да.

Бу хуҗалыкта һәм “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятендә районда иң күбе, гектардан уртача 23 центнер уңыш җыялар. “БИО-АГРО” комбайннары 6623 гектарда эшләде, ягьни планлаганның яртысыннан күбрәк мәйданда. Бу күрсәткеч көн саен 400 гектарга үсә. Бункерлардан 11 мең 940 тонна бөртек бушатканнар.

Тулаем район буенча тиешленең 42 процент өлешеннән, 16220 гектардан уҗым бодае, арпа, борчак суктырылган. Гектар көче 17,7 центнер. Бүген күпчелек хуҗалыкларда арпа суктыралар.

– Солы да өлгерде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рауфан Шәйхетдинов. -Басуларда көн саен җитмешкә якын комбайн эшли. Темпны көчәйтү мөһим. Җир эшкәртү, киләсе ел өчен орлык хәстәрләү турында да истән чыгармыйк.

Тиздән уҗым культуралары чәчүгә керешәбез. Тиешле 12 мең 375 гектар җирнең
11 мең 118 гектары әзер. Күчмә фонд орлыгы җитеп бетми әле, аны башкалардан да табыштырырга мөмкин. Үзбездә быел җыелганының да сыйфатлысын куллану сорала.

“БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Ильхан”, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятьләре көзге чәчүдә куллану өчен байтак минераль ашлама әзерләп куйганнар. Башкаларны бу яктан мактап булмый. Ә ашламасыз югары уңышка өметләнә алмыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев