Чирмешән районында уракка 75ләп комбайн чыгарга тиеш
Район хуҗалыкларында комбайннарның 94 проценты игеннәрне җыеп алуга әзер. Уракка барлыгы 75ләп бөртек комбайны җәлеп ителәчәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә Казаннан килгән махсус комиссия әлеге кыр корабларының эшкә әзерлеген тикшерә.
Комиссия җир эшкәртү агрегатлары әзерлегенә дә бәя бирәчәк.
Яңгырлар комачауласа да, бүген “Ильхан” җәмгыятеүләннәрне беренче чабып алу уңышыннан 2400 тонна сенаж салды. Бу терлек азыгын “Әккәрәй”дә әлегә 2100 тонна әзерләнгән.
Район хуҗалыкларында чиста пар кырларын эшкәртү дәвам иттерелә. Әлеге агрочараны “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”, “Әккәрәй” җәмгыятьләре төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев