Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында урак алдынгыларын бүләкләделәр

Районда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыюны иң әүвәл төгәлләгән хуҗалыкларны һәм комбайнчыларны тантаналы чарада хөрмәтләделәр.

“Тепсуркаев В. Ә.” җәмгыяте уракны нибары 21 көн эчендә буйсындыра алды. Нәтиҗә дә яхшы – районда иң югары - гектардан уртача 29 центнер, тулаем 6380 тонна бөртек җыйганнар.

Әлеге алдынгы хуҗалыкка район башлыгының кубогын һәм Рәхмәт хатын тапшырдылар.

- Быел бездә явым-төшем күләме республикада иң аз булды, җир дымга туена алмады, - диде район башлыгы Рамил Айбатов, районда 42 мең гектарда игелгән бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнү ягында икәнен әйтеп. – Шуңа күрә районда уңыш та түбәнрәк, гектардан 18,5 центнер гына. Билгеле, монда чәчүлек орлыкның сыйфаты, минераль ашламалар кертү күләме дә зур роль уйный. Ничек кенә булмасын, көчегезне кызганмыйча хезмәт куйдыгыз, шуңа рәхмәт. Сезгә таза саулык, предприятиеләрегезнең күрсәткечләре тагын да яхшыруын телим.

Һәр гектардан уртача 19,3 центнер, барысы 5265 тонна уңыш җыйган “ЧИРМЕШӘНАГРО” икенче урында. Монда бөртеклеләр урагы уртача 26 көнгә сузылган. Эшләре бөтен яктан көйле бара: җир сөрү, көзге чәчү тәмам.

Аларны һәм бөртеклеләр, кузаклылар җыюда өлгер эшләгән “Әккәрәй” җәмгыятен дә район башлыгы кубок, Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Әлеге лидерларда комбайнчыларга эш фронты бар әле, көнбагыш өлгереп килә.

“Сөлчә” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятьләрен дә район башлыгының Рәхмәт хаты биреп хөрмәтләделәр.

- Елына күрә, уңыш начар түгел, бездә арпа, уҗым бодае да уңды, - ди “Әккәрәй” җәмгыяте комбайнчысы Петр Сипатров. – Комбайным ышанычлы, урак чорында дизель ягулыгы белән тоткарлык булмады, көнгә әллә ничә тапкыр кайнар аш ашадык. Без ел буена эшле. Түләү ягыннан да зарланмыйбыз.

“Әккәрәй” җәмгыяте базасында үткән тантаналы чара барышында исемнәре алда телгә алынган хуҗалыклар комбайнчыларын акчалата премиягә сертификат белән бүләкләделәр. Сүзләр арасында район үзешчәннәре кунакларга төрле телләрдә җыр аша тәбрикләүләр ирештерделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин әйтүенчә, урак алдынгыларын, кыр батырларын хөрмәтләү әле тагын булачак. Алдагы көннәрдә уҗым культураларын чәчүне, җир эшкәртүне, кукуруз уруны, көнбагыш җыюны тизрәк төгәллисе иде.

автор фотолары.

 

Чирмешән районында урак алдынгыларын хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев