Чирмешән районында тракторларның 97 проценты кыр эшләренә әзер
345
0
Быел яз иртә килер, дип фаразлый синоптиклар. Шуның белән бәйле районның авыл хуҗалыгы белгечләре язгы кыр эшләрендә кирәгәчәк техникаларны ремонтлауны озакка сузмаска киңәш итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, районда язгы кыр эшләренә 221 трактор “җигеләчәк”, аларның 97 проценты әзер. Чәчкечләр, туфрак эшкәртү техникалары шулай ук әзерлек сызыгында диделәр безгә.
- Бу яктан “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”, “Әккәрәй”, “Сөлчә” җәмгыятьләре, “Тепсуркаев В.Ә.” (Иске Котыш), “Гатин Д.М.” (Кармыш), “Миронов Л.Н.” (Лагерка) крестьян-фермер хуҗалыклары үрнәк, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин.
“БИО-АГРО” җәмгыятенең район үзәгендәге машина-трактор паркында да бу көннәрдә җанлылык. Механизаторлар техникаларны, тагылма агрегатларны кабат кулдан уздыра.
- Без, нигездә, егәрле, зур чит ил тракторлары эшләтәбез. Быел өр-яңа өч “Кировец” тракторы алдык, берсе 18 миллион сум чамасы тора, чит ил тракторлары сыман, алар да идарә итәргә җайлы, күп нәрсә электроника белән эшли, - диде “БИО-АГРО” җәмгыяте идарәчесе Сергей Кикоть.
Сергей Анатольевич сүзләренчә, “БИО-АГРО”га язгы кыр эшләрендә ике сменада эшләү өчен барлыгы 67 кеше кирәк, алар бар. Өстәвенә монда Чирмешән аграр техникумы студентлары да практика үтә икән.
- Хуҗалыкның барлыгы 27 мең гектар чәчүлек җирләре бар. Алар культуралар өчен, плюс-минус, 5 меңәр гектарга бүленгән. Бодай игәчәкбез, маржиналь культуралар: җитен (лен), рапс, көнбагыш үстерәчәкбез, соңгылардан керем яхшы, - ди Сергей Кикоть.
“БИО-АГРО”да язгы кыр эшләрен әүвәл уҗымнарны тырмалаудан, ашлаудан башлаячаклар. Зур эшләргә керешер алдыннан техника һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен искә төшерәсе, машина-тракторларга техник карау үткәрәсе дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев