Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында май аенда уртача 2,2 миллиметр яңгыр яуган

Бакчаларда, басуларда бар да дымга сусый. Районыбызда инде ике айлап яңгыр яуганы юк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, агроном Рауфан Шәйхетдинов әйтүенчә, районда май аена уртача нибары 2,2 миллиметр яңгыр яуган, апрельдә - 1,1. Чәчелгәннәр дымга туенсын өчен оптималь күрсәткеч 45 - 50 миллиметр тирәсе.

-Бераз яуган яңгыр сулары кызган табага салган сыман  гына булды. Хәзер яздан чәчелгәннәр, мисал өчен арпа,  башак кыса, формалаша башлады. Алар тулсын өчен явым-төшемнәрнең бик кирәк вакыты, – ди белгеч.

Белеп торыгыз. Явым-төшем миллиметры – әгәр явым-төшем туфракка сеңмәсә, агып китмәсә һәм парга әйләнмәсә, шулкадәр күләмдә су катламы хасил булыр иде. 1 миллиметр  явым-төшем - бер квадрат метрга бер литр суга тиң.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев