Чирмешән районында корылык үләннәр үсешен дә тоткарлый
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермерларда планлаганның 8 проценты кадәр, ягъни 474 тонна печән әзерләнгән.
Кызганыч, явым-төшем юклыктан, корылык сәбәпле, быел үләннәр начар үсә. Шунлыктан, шәхси хуҗалыкларда да печән олаулары күренми. Әлегә сенаж да күп түгел, 1580 тонна гына (6 процент). Аның 600 тоннасы – “Сөлчә”, 580 тоннасы “Әккәрәй” өлеше. Фермерларда җыелган азык запаслары юк диярлек әле.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев