Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында иң сөтле хуҗалык - “Ильхан”

Чирмешән районының күмәк авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көн саен уртача 20 тоннага якын сөт җитештерелә, 18,4 тоннасы сатуга озатыла.

Әлеге күрсәткеч, монда фермерлар сөте дә кергән, нәкъ былтыргы кадәр.

Районда сөт җитештерү буенча иң алдынгы “Ильхан” җәмгыятенең көнлек күрсәткече 9400 килограмм (былтыр 8034). “Әккәрәй”дә тулаем савым – 3133, “Сөлчә”дә 3000 килограмм, товарлылык – 93-94 процент.

Кызганыч, сыерлар саны былтыргыдан 86 башка кимегән, 1182 гә калган (1 июльгә).

Шәхси хуҗалыклардан 31 июльдә 11,4 тонна (былтыр 12,2) сөт җыйганнар. Бер ел эчендә Лашман, Иске Кади, Югары Кәминкә, Ульяновка авыл җирлекләрендә сыерлар саны нык кимегән, ә район буенча 232 башка азайган. Бәркәтәдә нибары 11 сыер калган...

Бу мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Сөткә бәянең түбән булуы, азык кытлыгы да эшкә тискәре йогынты ясый, җитмәсә кайбер җирлекләрдә соңгы айларда тапшырылган сөт өчен дә акча түләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев