Чирмешән районында язгы чәчү төгәлләнеп килә
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тагын 2 мең гектарда чәчү үткәрәсе калды.
41 мең гектарда орлыклар җир куенына салынган да. “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО-ХЕЗМӘТЛӘРЕ”, кайбер фермер хуҗалыклары чәчүне күптән төгәлләделәр.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”да 3200 гектар җир (78 процент) чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, 2900 гектарда (91 процент) бөртекле культуралар яфрактан тукландырылган. Бу эшләр “Әккәрәй”, “БИО-АГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыкларында да оешкан төстә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев