Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында яуган яңгырлар әле дә уракны тоткарлый

Яңгырлардан соң бөртеклеләр кырларына янә комбайннар төште. Әмма урып-җыю авыррак бара: игеннәр дымлы, диләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, “БИО-АГРО” җәмгыятендә  иген басуы мәйданнарының  яртысында эшне төгәлләгәннәр. “Әккәрәй”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләрендә дә,  башкалар белән чагыштырганда, уракта өлгеррәк эшлиләр.

Бүген  районда 34456 гектардан җыеп алынасы мәйданнарның 9004 гектарыннан комбайннар узган, тиешленең 26,1 проценты. Район буенча уңдырышлылык  гектарыннан уртача 28,8 центнер тәшкил итә. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу күрсәткеч – 30,8; “БИО-АГРО”да – 30,3;  Әккәрәйдә 27,6 центнер.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев