«ЧИРМЕШӘНАГРО»да арпа һәм көнбагыш чәчүгә керештеләр
Һава торышы бераз комачауласа да, игенчеләребез язгы кыр эшләрен дәвам иттерә. Хәзер төп максат – дым каплату.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, хуҗалыкларда ашламалар белән тукландырылырга тиешле
10454 гектардагы уҗым мәйданнарының 94 процент өлешендә бу эшләр төгәлләнгән. Көздән чәчелгән культуралар мәйдан- нарының яртысыннан күбрәгендә тырмалар да узган.
Районда 43334 гектардагы көздән сукаланган мәйданнарда дым каплатасы бар, бу эш әлегә 46 процентта башкарылган. Зур хуҗалыклардан “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте дым каплатуны төгәлләде. “БИО-АГРО” механизаторлары сукаланган җирләрнең 10915 гектарын тырмалаган, тиешленең 66 проценты. “Лидер Трейд”та бу күрсәткеч – 49,“Әккәрәй”дә – 40, “Сөлчә”дә – 21, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә 14 процент тәшкил итә.
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте арпа һәм көнбагыш чәчәргә дә кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев