Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында тракторлар боз вата

Бу көннәрдә райондагы кайбер хуҗалыкларның кар каплаган кырларында тырма, каток таккан тракторлар эшләвен күреп гаҗәпләндек.

Баксаң, бу  уҗымнарын һәлак булудан саклау өчен кирәкле мөһим агрочара икән. Моңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән аңлатма бирделәр.

-Ноябрь аендагы яңгырлардан соң уҗымнар боз катламы белән капланды, кайбер урыннарда аның калынлыгы өч-дүрт сантиметр тәшкил итә. Әгәр болай калдырсаң, уҗымнарга зыян булачак. Үсемлекләргә һава керсен өчен бозны катоклар  һәм пружиналы тырмалар белән ваттырып чыгарга туры килә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рауфан  Шәйхетдинов.

Район хуҗалыкларында 10 меңләп гектарда чәчелгән уҗым участокларының  яртысында әлеге чараны башкару зарур иде.  Әлеге эш ахырына якынлаша.

Рауфан Шәйхетдинов, Илшат Гозәеров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев