Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында чәчәсе мәйданнар байтак әле

Язгы чәчү 29905 гектарда башкарылган, бу – тиешленең 71,5 проценты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 майга алынган мәгълүматлар буенча, ике хуҗалыкта: “Кара Чишмә”дә, “Камалова Р.И.” крестьян-фермер хуҗалыгында дым каплатасы мәйданнар да бар әле.

Инде язганыбызча, “ЧИРМЕШӘНАГРО” чәчү эшләрен кыска тотып, районда беренче булып әлеге мәшәкатьләрдән котылды. Хәзер монда чәчелгән үсентеләрне корткычларга, авыруларга каршы эшкәртәләр һәм тукландыралар. Мондый эшләр “БИО-АГРО” җәмгыятендә дә башкарыла.

“Әккәрәй” җәмгыятендә тиешле мәйданнарның 86,6 процент өлешендә чәчкечләр узган, “БИО-АГРО”да бу күрсәткеч 82,9, “Ильхан”да – 73,6, “Сөлчә”дә – 73,3, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында 67,7 процент тәшкил итә.

“Кара Чишмә”дә, “ЛидерТрейд”та чәчү темпларын ашыктыру зарур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев