Чирмешән районы ветеринарлары кисәтә: африка чумасы - куркыныч чир
Дуңгызларда африка чумасы – йогышлы авыру. Ул тиз таралуы һәм хайваннарның массакүләм үлүе белән характерлана.
-Аның таралуын бары тик катгый карантин чаралары белән генә туктатырга мөмкин. Кызганыч, чуманы дәвалап булмый. Карантиндагы дуңгызларның барысын да юк итәләр, түшкәләрен яндыралар. Алар асралган урыннар чистартыла. Әлеге урыннан 20 километр радиуста асралган дуңгызлар да, авыру билгеләре булу-булмауга карамастан, юк ителергә һәм түшкәләре яндырылырга тиеш. Шуңа да районда бер генә очрак теркәлсә дә, барлык дуңгызларны да юк итәргә мөмкиннәр, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Рөстәм Мостафин.
Белгеч сүзләренчә, чуманы булдырмас өчен, шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләреннән дуңгызларын чыгарып йөртмәү, африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән хуҗалык-икьтисади, күчмә элемтә булдырмау таләп ителә. Дуңгызларны башка хайваннарга якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә, азыкны африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска кирәк. Хайваннарга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска, дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә каршы һәр ун көн саен эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга киңәш ителә.
- Кеше өчен дуңгыз чумасы куркыныч түгел, әмма ул авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян сала, чөнки хайваннар дәвалуга һәм вакцинага да бирешми.

– Авыруның беренче билгеләре күзәтелсә (дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә, сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, шәмәхә төстәге таплар пәйда була), аның сәбәпләрен ачыклау һәм эпизоотиягә юл куймау өчен, кичекмәстән, җирле ветеринария хезмәтенә Чирмешән, Ярмарка тыкрыгы, 23 йорт, буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең телефон 8 84396 4-36-12, - диде Рөстәм Мостафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев