Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары сөт җитештерүне арттырганнар

2023 елның тәүге ике аенда районның күмәк һәм фермер хуҗалыкларында 1070, 7 тонна, ягъни узган елның шушы чорындагыдан 95,5 тоннага күбрәк сөт җитештерелгән.

Бу яктан, үсеш ягыннан, иң яхшы күрсәткечләр “Ильхан”да (плюс 20,8 тонна) һәм “Әккәрәй”дә (плюс 62,5 тонна).

Сөт терлекчелегендә, 24 нче форма отчет күрсәткечләре нигезендә, “Андреевка” җәмгыяте рейтингта беренче урында, “Ильхан” – икенче, “Әккәрәй” – өченче.

Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында “Якимов И.С.” хуҗалыгына иң күп баллар куелды. “Кадермиев И.Ә.” – икенче, “Ибәтуллина Р.С.” – өченче.

Ит терлекчелегендә һәм мөгезле эре терлек симертүчеләрдән, крестьян-фермер хуҗалыклары буенча “Фәтхетдинов И.И.” хуҗалыгы алда, “Гатин Д.М.” – икенче, “Гыйльметдинов И.Г.” өченче булдылар.

Әлеге алдынгыларны районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең район башлыгы Рамил Айбатов катнашында узган киңәшмә-очрашуда бүләкләделәр.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”ны уза алмадылар

Бу елның язгы кыр эшләренә үткәрүгә әзерлек буенча конкурста “ЧИРМШӘНАГРО” җәмгыяте иң югары бәя алды.

Районның агропромышленность комплексы оешмалары арасындагы әлеге бәйгедә “БИО-АГРО”га – икенче, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятенә өченче урын бирделәр.

Комиссия техника торышына, хезмәтне саклауның ничек куелышына, башка кайбер параметрлар буенча да бәя куйды.

Ильяс Гатин фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев