Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән аграр техникумы кырга чыгарга әзер

Район хуҗалыклары игенчеләре белән беррәтән бу көннәрдә Чирмешән аграр техникумында да язгы чәчү эшләренә әзерләнәләр.

Аграр техникум быел 190 гектарда арпа һәм бодай чәчәргә ниятли. Производствога өйрәтү мастерлары белән бергәләшеп чыгарылыш курсның кайбер студентлары да кырга чыгачак, башкалар район хуҗалыкларында ярдәм итәчәк.

–  Язгы кыр эшләрен башкару өчен кирәкле техникабыз бар, өч трактор: К-700, ДТ-75, МТЗ-1221 һәм тагылма агрегатлар ремонтланган. Бу көннәрдә орлык калибрлауны төгәлләдек. Бу эшләрдә безгә студентлар да булышты, алар өчен производство практикасы булды. Дәресләрдә алган теоретик белемнәрен менә шулай сынап карыйлар,– ди механик Йосыф Фәхретдинов.

Якын арада монда ашлама да кайтырга тиеш, аны техникумнарга үзәкләштерелгән формада җиткерәләр.

Чәчү башлангач студентларны да эшкә җәлеп итәчәкләр. Алар биредә тракторчы ярдәмчесе, чәчүче вазифаларын башкаралар, орлык салу, агрегатларны чистарту кебек эшләрне үтәргә тиеш булалар.

-Иген үстерү шактый мәшәкатьле һәм авыр хезмәт, җәй буена үсемлекләрне корткычлар һәм чүп үләннәреннән саклау чаралары күрергә, араларын йомшартып торырга кирәк булачак, - ди Йосыф Минвәли улы.

Аннан инде урак, көзге чәчү кебек җаваплы эшләр башланып китәчәк. Димәк, студентларга эш бар әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев