Чирмешәннең “БИО-АГРО” җәмгыяте көнбагыш мәйданнарын арттырмакчы
“Гаҗәп инде, кайвакыт, бер үк басуда уңыш төрлечә була, югыйсә аларны бары юл гына аерып тора.” Райондагы иң зур хуҗалык, “БИО-АГРО” җәмгыятенең райондагы бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлиуллин шулай, ди.
Узган җәйдә әлеге хуҗалыкның Кармалка урманы буендагы кузаклы яшел борчагыннан авыз иткәндә исем киткән иде: сабаклары куе, тыгыз булып үскән, “җимешләре” дә күп. Бу бит үсемлекләр кайдадыр корылыктан саргаеп утырган җәй челләсендә.
-Әйе, яңгырлар булмаса да анда уңыш мул чыкты. Ул кырны бик яхшы эшкәрттек, чәчү дә вакытында булды. Билгеле, ашламаны жәлләмәдек. Аннан әлеге басу урман янәшәсендә, кар ята торган юл буенда, сазлыклырак урында. Агрочараларны вакытында үтәгәч, шарты килгәч, борчак уңды, - ди Руслан Хәлиуллин.
Әмма бөтен басуда гел алай булмый шул. Корылык үзенекен итә. Гомумән, табигать игенчеләрнең нерв күзәнәкләрен бертуктамый кымтырыклап тора. Әнә көзен кар явып, уҗымнарны каплаган иде, аннан яңгырлар явып эреп бетте. Хуҗалык җитәкчеләре аларны салкын алмадымы икән дип борчылды.
-Уҗымнарны казып карадык. Әлегә нормально, начар түгел, зыян юк. Чәчкәндә дымгарак эләксен дип, тирәнрәк тә чәчкән идек, бәлки шуның да файдасы булгандыр. Ярый әле кар явып, кырлар капланды, - ди әлеге уңайдан Руслан Солтан улы.
“БИО-АГРО” җәмгыяте бүген язгы кыр эшләренә әзерлек хәстәрен күрә. Техникаларны төзәтәләр.
-Культиваторларны ремонтладык, алар безнең алты данә, “широкозахватныйлар” дибез, эшкәртүне 14 метр киңлектә алып баралар, егәрле, зур тракторларга тага торган агрегатлар.
-Ә тырмаларыгыз?
-Алары да җитештерүчән, 22 метр киңлектә, ике рәтле. Тырмалар әзер. Ремонтчылар аларның тешләрен очлап, сынганнарын алмаштырып, ябыштыра торган урыннарын ябыштырып чыктылар. Барысын да эштән бушаган үзебезнең тракторчылар башкарды. Комбайннарга да дефектовка ясап, ягъни нинди запас частьләр кирәклеген ачыклап, заказ бирдек, алар кайтуга ремонтка керешәчәкбез. Әмма ниндидер зур, чыгымлы ремонт таләп ителми
”БИО-АГРО”ның машина- тракторлары:
-комбайннар – 15;
-тракторлар – 11;
-культиватор агрегатлары – 6;
-тырмалар – 8 агрегат;
-Язга нәрсәләр чәчәсез?
-Барлыгы 20 мең гектардан күбрәк мәйданда чәчү үткәрергә планлаштырдык. Бодай, арпа, борчак, рапс чәчәчәкбез. 400 гектарда җитен дә (лен) игеп карамакчыбыз, беренче тапкыр. Анысы җирләрне ашлау, басу әйләнеше (севоборот) өчен яхшы. Уңышын сатачакбыз да, бөртегеннән май сыгалар.
-Май дигәннән, көнбагыш та күп бит инде сездә?
-Аны узган җәйдә 4 мең ярым гектарда үстердек, киләсе елда 6 мең гектарда чәчмәкчебез. Көнбагыш игү бик файдалы. Җирнең уңдырышлылыгын бетерә, зыян сала дисәләр дә, басу әйләнешен үтәсәң, бу культура, киресенчә, кырларны яхшырта гына.
-Быел уңдыра алдыгызмы?
-Технологиясен үтәп эшләсәң, көнбагыш бик файдалы, керемле культура. Быел вакытында алдык, вакытында саттык, уңышы да начар булмады. Ә бу, әйткәнемчә, акча, шул хезмәт хакын түләргә, запас частьләр, техника алырга кулланыла.
-Орлыкларыгыз җитәрлекме?
-Бар, аларны калибровкалап, әзерләп куйдык.
-Моннан берничә ел элек бөртекне базагыз янында зур капчыкларга тутыруыгызга гаҗәпләнгән идек.
-Әйе, кырдан кайткан уңышны без, элеваторга озатканчы, полиэтилен “рукавларга” тутырабыз.
-Янмыймы соң?
-Дымлылыгы 16 процент булса, курыкмыйча тутырып була, язга кадәр яхшы тора. Иң мөһиме – капчыкларга һава кертмәскә, тишмәскә.
Биоагролылар Чирмешән, Шешминка, Мордва Афонькәсе, Лашман, Әмир якларындагы кырларны игәләр. Бүген әлеге җәмгыять – 40 якташыбыз өчен эш урыны. Егәрле, заманча техникаларда эшләргә теләп килүчеләргә монда эш һәрвакыт бар.
-Коллективыбыз көчле, тату, механизторларыбыз Марсель Нигъмәтуллинны, Марс Сәйфетдиновны, Салават Хәйруллинны, Рәмзил Гарифуллинны, Рәмис Нигъмәтуллинны, Олег Ермишевны аерым атар идем. Бу егетләр барын да үзләре белеп эшли, аларны өйрәтәсе юк. Өстәлләребездәге икмәк – шундый уңганнарыбызның армый-талмый куйган хезмәте җимеше, - ди Руслан Хәлиуллин.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев