Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә уҗым культуралары чәчә башлыйлар.

Быел районда көзге культуралар 14 мең гектарда чәчеләчәк. Моның өчен 3500 тонна сыйфатлы орлык, яхшы эшкәртелгән җир кирәк. -Яхшы, элиталы орлыклар чәчәсе иде. Шундый яңа сортларны "Күтәмә АГРОфирмасы"ннан һәм "Чирмешән АГРО" җәмгыятеннән дә алырга була. - ди "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. -Үткән елдан күчмә (переходящий фонд) 800 тонна...

Быел районда көзге культуралар 14 мең гектарда чәчеләчәк. Моның өчен 3500 тонна сыйфатлы орлык, яхшы эшкәртелгән җир кирәк.


-Яхшы, элиталы орлыклар чәчәсе иде. Шундый яңа сортларны "Күтәмә АГРОфирмасы"ннан һәм "Чирмешән АГРО" җәмгыятеннән дә алырга була. - ди "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. -Үткән елдан күчмә (переходящий фонд) 800 тонна орлык бар, яңа уңышка да өметләнәбез, аны бездә тикшертеп чәчәргә була.

Көзге культуралар ял иткән пар җирләренә, берьеллык үләннәр һәм борчак игелгән кырларга чәчелә. Бүген хуҗалыклар арыш һәм көзге бодай чәчеләчәк җирләрне эшкәртәләр. "Татагролизинг" җәмгыятенең 2573 гектар җире чәчүгә әзер дә. "Чирмешән АГРО" (600 гектар), "Күтәмә АГРОфирмасы" (490),"Лашман Агрофирмасы (300), "Сөлчә" (100) җәмгыятьләре, "Моляков В.А.", "Иванов Ю.С.", "Макаров Г.Ф.", "Ибәтуллин Ф.В.", "Якимова Ю.Г.", "Тимирясов П.А.", "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыклары да пар җирләрен эшкәртеп, чәчү өчен әзерләп куйганнар. Бу эш дәвам итә.

Көзге культураларны вакытында җир куенына салу зур уңышка өметне арттыра. Арыш чәчү өчен иң кулай чор - 5-25 август, ә көзге бодайныкы 25 август-10 сентябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined