Чирмешәндә комбайннарны ремонтлый башладылар
Вакытның үтүе: әле генә бакчаларда чәчәсен чәчеп, утыртасын утыртып, май яңгырларына сөенеп кенә өлгергән идек сыман, инде бар нәрсә өлгереп килә. Каен җиләге дә кызара, диләр. Татлы чия пешмәкче булып азаплана. Болай булса, чама белән берәр айдан уракка да төшәрләр шәт. Шунлыктан, бөртек комбайннарын бүгеннән әзерләргә өнди белгечләр. Районыбызның авыл...
Вакытның үтүе: әле генә бакчаларда чәчәсен чәчеп, утыртасын утыртып, май яңгырларына сөенеп кенә өлгергән идек сыман, инде бар нәрсә өлгереп килә. Каен җиләге дә кызара, диләр. Татлы чия пешмәкче булып азаплана. Болай булса, чама белән берәр айдан уракка да төшәрләр шәт. Шунлыктан, бөртек комбайннарын бүгеннән әзерләргә өнди белгечләр.
Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 80гә якын бөртек комбайны исәпләнә. Күпчелегенең яшьләре дә шактый инде. Паркларыбыз, ни кызганыч, бик авырлык белән яңара шул. Әнә узган елда районда бары ике хуҗалык кына берәр яңа "Тукано" ала алган. Хуҗалыкларда, нигездә ДОН, Нива комбайннары икән.
-Булган комбайнарыбызга бүгеннән кешеләрен билгеләп, техниканы ремонтлый башларга кирәк. Әлеге эшне районда бары "ЧирмешәнАГРО"да, "Сөлчә"дә, "Күтәмә АГРОфирмасы"нда гына акрынлап оештыра башладылар. Башкаларда бу яктан әле тынлык. Кирәкле запас частьләр юллау зарур. Куркынычсызлык турында да онытмаска кирәк. Вак-төяк кенә кебек үзе, ә андый-мондый хәл булса, басуда эшләгән комбайнда ут сүндергеч, көрәк, ком, аптечка, хәтта себерке дә булырга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев