Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән укучылары авыл хуҗалыгы белгечлекләрен сайлый

Егетләргә һәм кызларга һөнәр сайлауда ярдәм итү максатында районның чыгарылыш класс укучыларына Казан Дәүләт аграр университеты һәм ветеринария академиясе җитәкчеләре белән очрашу оештырдылар. -Республикада ике югары уку йорты һәм 20 техникум авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли. Аларны тәмамлаган һәр бишенче кеше авыл хуҗалыгында эшли, - ди ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Егетләргә һәм кызларга һөнәр сайлауда ярдәм итү максатында районның чыгарылыш класс укучыларына Казан Дәүләт аграр университеты һәм ветеринария академиясе җитәкчеләре белән очрашу оештырдылар.

-Республикада ике югары уку йорты һәм 20 техникум авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли. Аларны тәмамлаган һәр бишенче кеше авыл хуҗалыгында эшли, - ди ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов. - Без беркемне дә нәкъ менә авыл хуҗалыгы белгечлеге сайлагыз дип үгетләмибез. Тик безнең аграр университетында, ветеринария академиясендә белем алган егетләр һәм кызлар югалмый. Бүген республикада югары постлар биләүче җитәкчеләрнең күбесе шушы югары уку йортларын тәмамлаган.
Югары белем алганнан соң авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләр өчен яңа программа эшли. Студент авыл хуҗалыгы предприятиесе белән килешү төзеп югары уку йортында укый. Уку чорында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңа - 5 мең, предприятие дә шулкадәр стипендия түләп тора. Моннан тыш студент дәүләт стипендиясе дә ала. Билгеле, кулына диплом алган белгеч авыл хуҗалыгына кайтып эшләргә тиеш була. Республикада бу программа буенча 60 студент укый.
Әлеге очрашуга килгән чыгарылыш класс укучылары арасында да авыл хуҗалыгы белгечлеге сайларга теләүчеләр бар. Түбән Кәминкәдән Илнур Идрисов, мәсәлән, зоотехник булырга тели.
-Мин хайваннарны яратам. Үзебездә дә малларны күп асрыйбыз. Яшьтән әти-әни янында мал карап үстем, - ди Илнур. - Ветеринария академиясендә укып, туган авылыма кайтып эшләргә телим.
Казан Дәүләт аграр университетында безнең районнан 55 студент белем ала, 10сы быел укуларын тәмамларга тиеш. 8 якташыбыз ветеринария академиясен сайлаган, икесе кулына диплом алырга җыена.
-2014 елда районга нибары бер авыл хуҗалыгы белгече эшкә кайтты. Дамир Мөсәлимов "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә инженер булып эшли, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Светлана Галәүтдинова. - Соңгы биш елда районга 8 белгеч эшкә кайтты. Ихтыяҗ кимеми - авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бүген 25ләп белгеч кирәк.
-Без укыту барышында студентларга һәркем үз туган ягында эшләргә тиешлеген аңлатабыз, - ди аграр университетның укыту һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Булат Җиһаншин.- Белемле белгечләр беркайда да югалмый.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан аграрный университет