Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Сөлчә“ хуҗалыгы сенаж да сала башлаган

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2413 тонна, ягъни планга карата 40 процент күләмендә печән әзерләнгән.

“ЧИРМЕШӘНАГРО“да бу төр азык – 310, “Сөлчә“дә 313 тонна җыелган. “Сөлчә“дә 200 тонна сенаж да салып куйганнар.

Күпьеллык үләннәрнең 3447 гектары чабылган (тиешлегә карата 60 процент).

15 мең 424 гектарда пар җирләре эшкәртелергә тиеш булса, 13 мең 125 гектарда бер кат агрегатлар узган. “Әккәрәй“дә, “Ильхан“да берничә йөз гектар җир әле һаман эшкәртелмәгән килеш.

Әлеге мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев