Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында 22 мең гектарда чәчү уздырылган

"Камалов Р.Ә." хуҗалыгында арпа, солы, сабан бодае, кукуруз, шикәр чөгендере, күпьеллык үләннәр - барын да берьюлы чәчәләр. Орлык салынган участоклар 2 мең гектарга якынлаша. Быел "Үтәмеш" матур, тиз эшли, арпа һәм сабан бодае шактый мәйданнарда җир куенында инде. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда әүвәл чәчелгән участокларда матур шытымнар баш калкытты. "Татагро", "Агропродукт", "Лениногорск...

"Камалов Р.Ә." хуҗалыгында арпа, солы, сабан бодае, кукуруз, шикәр чөгендере, күпьеллык үләннәр - барын да берьюлы чәчәләр. Орлык салынган участоклар 2 мең гектарга якынлаша.

Быел "Үтәмеш" матур, тиз эшли, арпа һәм сабан бодае шактый мәйданнарда җир куенында инде. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда әүвәл чәчелгән участокларда матур шытымнар баш калкытты.
"Татагро", "Агропродукт", "Лениногорск агрофирмасы" кебек инвесторларның райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә икешәр мең һәм аннан да күбрәк мәйданда чәчкечләр узды.
-Күпчелек хуҗалыкларда эш көйләнгән, һава торышы да әйбәт. Хәзер темпны гына көчәйтәсе бар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов. - Инвесторларның да дистәләгән техникасы чәчүгә тупланган.
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләрендә башкарылган эш күләме азрак әле.
Тулаем район буенча 22 мең гектарда чәчү уздырылган (тиешленең яртысыннан күбрәк).

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Агропродукт язгы чәчү Татагро

2
X