Чирмешән районы хуҗалыкларында тиешленең 66 процент өлешендә чәчкечләр узды
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермерларда әле тагын 16 мең 700 гектарда, ягъни планлаганның 34 процент өлешендә чәчү үткәрәсе бар.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”да бөтен мәйданнарда да чәчкечләр узды, инде шытымнарны тәрбиялиләр. “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, “Сөлчә”, “БИО-АГРО” җәмгыятьләрендә дә өлгер эшлиләр, аларда тиешленең 80-71 процент өлешендә орлыклар җир куенына салынган.
“Күтәмә АГРОфирмасы” хуҗалыгында әле тагын 600 гектарда чәчәсе калган (чәчелгәне – 263 гектар). “Ильхан”да да эш күләме зур.
Бүген чүп үләннәренә каршы агротехник чараларны ашыктыру – уҗымнарны һәм язгы культураларны эшкәртү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев