Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән кырларында көнбагышка бик уңайлы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте складларында әле дә 1000 тонна чамасы көнбагыш саклауда тора. 5-7 метр биеклеккә күтәреп өйсәләр дә, җиңел булгач, ул басылмый, сулый, бер дә бозылмый, чөнки 7-8 процент дымлылыкта аңа кышкы суыклар да зыян салмый.

-Көнбагыш игүче башка күпчелек, нигездә, эре компанияләр дә әлегә уңышны сатарга ашыкмыйлар, аңа ихтыяҗ артканны көтәләр, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО” директоры Илшат Гозәеров. – Әнә өченче елгы безнең 300 тонналап көнбагышны быел килосын 50 сумга кадәр бәядән сатып алдылар, керем яхшы. Гадәттә, бәя 30-35 сум тирәсе була.

Бүген акыллы хуҗа базардагы хәлне анализлап, көнбагышка да ихтыяҗ – сорауны истә тотып, чыгымны, керемне даими санап эшли. Шулай булмаса, узган елда, Илшат Сәйфулла улы әйтүенчә, аларда көнбагыш игүнең рентабельлеге 335 (!) процентка җитәр иде микән?! Ягъни ул бөртеклеләрдән, әйтик, арпадан, бодайдан 2-3 тапкыр күбрәк табышлырак дигән сүз. Гомумән, майлы культуралар үз-үзен акламый калмый.

КӨНБАГЫШНЫ ДА ИРТӘ ЧӘЧӘРГӘ КИРӘК

2021 ел, барыбыз да белә, коры, кызу булды. Әмма мондый һава шартларында да Чирмешән кырларында көнбагыш яхшы үскән, гектарыннан уртача 22 центнер уңыш чыккан.

Моның хикмәте нәрсәдә?

-Без көнбагышны бөртекле культуралар белән параллель рәвештә, иртә чәчәбез, - ди Илшат Сәйфулла улы. – Дөрес, кемнәрдер туфрак җылынганны көтә. Минемчә, орлыкларны дымлы туфракка чәчү мөһим. Аннан соң, көнбагыш 5-7 сантиметр тирәнлектә күмдерелә, орлыгының тамырлары – җепселләре бик тирәнгә төшә, үзенә җитәрлек дым таба. Өлгергән вакытында яхшы яңгыр да эләксә, уңышсыз калмыйсың.

Үткән елларда көнбагышны тизрәк өлгертү өчен бу хуҗалыкта да, самолет белән, химик препарат – десикант сиптергәннәр. Былтыр болай эшләргә туры килмәгән, бөртек болай да тиешле вакытка, 9-11 процент дымлылыкка кадәр кибеп өлгергән. Моңардан якынча 2 миллион сум чамасы акчаны янга калдырганнар. Гадәттә, мондый пестицид бер гектарга 2 килограмм исәбеннән кулланыла икән, ул арзан түгел.

Ә менә чүп үләннәренә каршы препаратлар сиптергәннәр. Элеккеге метод буенча берничә участокта пестицидлар бөтенләй кулланылмый, рәт арасын гына эшкәртәләр. Сортына карап шулай эшлиләр, чөнки пестицид кайберләрен көйдерергә мөмкин.

ПАР ҖИРЕ КИЛЕШӘ

“ЧИРМЕШӘНАГРО” былтыр көнбагышны барлык чәчүлекләрнең 18 процент өлешендә, ягъни 850 гектарда үстергән. Чәчү әйләнешен саклау, культураларны чиратлаштыру өчен мәйданнар җитәрлек. Көнбагышның 30 процент чамасы пар җирендә урын ала, шуңа күрә, җир ял итә, корткычлар нык азынырга да ирек куелмый.

Хуҗалыкта бер елны да җирләр сөрелмичә калмый, әле тирәнәйтеп тә эшкәртәләр. Көнбагыш, гомумән, техник культуралар өчен җир әзерләү аерым игътибар үзәгендә. Көздән дисклау, тирәнәйтеп сөрү үткәрелә, ә язын, ике тапкыр тырмалап, бер гектарга 1 центнер исәбеннән карбомид сиптереп, көнбагыш җирен культивациялиләр. Алда язылганча, иртә чәчәләр.

Алар орлыкны партнерлары - Казан май-экстракт заводыннан алалар. Быел да шулай итәчәкләр, заявка биргәннәр инде. Бер гектарга норма буенча 3,6 килограмм орлык кирәк. “ЧИРМЕШӘНАГРО”ның төп участокларында бездә үзен аклаган “Пионер” сорты игелә. Заводтан сынау өчен дә орлык бирәләр, төрле сортларны. Алар Чирмешән кырларындагы делянкаларда, кишәрлекләрдә 2-5 гектарда чәчелә. Гомумән, җәмгыятьнең май-экстрат заводы белән элемтәләре нык, бер-берсенә ышанып эш йөртәләр. Исәп-хисап буенча дәгъвалар юк.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” көнбагашны алты ел элек чәчә башлый, беренче тапкыр 200 гектарда. Тәмен белеп, аның мәйданнарын өч-дүрт тапкыр арттыралар. 2022 елда бу культура инде 904 гектар мәйдан биләячәк.

ЧӘЧКЕЧЛӘРЕ – ИТАЛИЯНЕКЕ

-Техникабыз бар, моның кадәр күләмне дә җиңдерәбез, -ди Илшат Гозә ер ов. – Италиядә үк ясалаган чәчкеч алдык, аны дүрт сезон кулландык. Дүрт комбайнга да көнбагыш суктырырга көйләнгән ургычларыбыз бар. Киптерү агрегатыбыз өр-яңа. Көнбагышны саклауда проблема түгел. Өч складны республика ярдәме белән үзгәртеп кордык, моңа субсидия бирделәр. Күпмедер тәҗрибә бар, әмма башкаларның эш методларын гел өйрәнү кирәк, әйтик, мин үзем әле дә көнбагыш үстерүгә кагылышлы хезмәтләр белән танышам, галимнәр фикерен өйрәнәм.

Кыскасы, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә көнбагыш – “табын түрендә”, аңардан ваз кичмиләр, мәйданнарын елданел күбәйтә баралар.

Районның башка кайбер хуҗалыкларында да бу культурага хөрмәт уянды дияргә мөмкин. Былтыр, бөртеклеләргә җайсызрак корылыклы елны, 7600 гектардан, тулаем 15 мең 977 тонна көнбагыш уңыш быелган, ягъни бер гектардан уртача 19,7 центнер. “БИО АГРО” аны иң күбе – 4559 гектарда иккән, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыяте – 1000, “Әккәрәй” – 803 гектарда.

-Быел да мәйданнар кимемәячәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. – Көнбагыш үстерү төшемле бит, аңа сорау, ихтыяҗ үсә бара, бу культураның маен бик күп эшләнмәләр ясаганда кулланалар. Вегетация чорында боз сукмаса, өермә-фәлән зыян салмаса, көнбагышка берни куркыныч түгел. Хуҗалыклар аны үстерергә остардылар. Орлыгына килгәндә, көнбагышның чит илдә үстерелгән гибрид сортлары кулайрак, кыйммәт торсалар да, безнең климатка ярашлылар, үзләрен аклыйлар.

Инде үтеп киткән 2021 елны “ЧИРМЕШӘНАГРО” тотрыклы финанс хәлендә төгәлләде. Декабрь ае өчен хезмәт хакы биргәннәр, премияләр түләгәннәр. Кассада моңа акча җитәрлек, киләчәккә дә мая бар – складларында 1000 тонна көнбагыш капитал булып тора, калибрланган, чиста, коры, югары репродукцияле сабанашлык культуралары орлыкларына да әллә кайлардан заказлар килә. Кемгәдер бурычлары юк райондагы бу хуҗалыкның. Монда көнбагыш акчасының да өлеше бар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев