Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“БИО-АГРО” җәмгыяте язгы кыр эшләрен районда беренчеләрдән булып башлады

Биредә 1100 гектарда уҗым бодаен минераль ашламалар белән тукландырып та өлгерделәр. Бу культура барысы 5400 гектарда чәчелгән.

-Бәркәтә ягындагы участокларда 4 агрегат эшли, - ди җәмгыятьнең баш агрономы Шамил Гасыров. -Ашлама да, ягулык та бар. Бүген көздән сөрелгән участокларга тырма агрегатлары да чыга. Җир өлгерде, темпны көчәйтергә кирәк.

“Ильхан”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләрендә эшне күпьеллык үләннәр участокларыннан башладылар.

Быелгы язда районда 46 мең 443 гектарда бөртекле-кузаклы, техник культуралар чәчелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев