Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Атың булса, йөк җиңел

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 556 баш ат асрала. Үткән ел белән чагыштырганда, кисәк кенә, никтер, алар яртылаш кимегән. Гомумән алганда, бездә күбрәк эш өчен асралучы бу малларның 542се - 11 авыл хуҗалыгы предприятиесендә, калганнары фермер хуҗалыкларында. Быел атлардан 114 баш тай алганнар. - "Үтәмеш"тә 169 баш ат бар. 2012нче ел...

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 556 баш ат асрала. Үткән ел белән чагыштырганда, кисәк кенә, никтер, алар яртылаш кимегән.

Гомумән алганда, бездә күбрәк эш өчен асралучы бу малларның 542се - 11 авыл хуҗалыгы предприятиесендә, калганнары фермер хуҗалыкларында. Быел атлардан 114 баш тай алганнар.
- "Үтәмеш"тә 169 баш ат бар. 2012нче ел белән чагыштырганда, баш саны арту сизелә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Марс Шәйхетдинов. -Бу малларның 80се - айгыр. Аларны урнаштырып, сатып, зур керем алырга була.
"Чирмешәнагрохезмәтләре" бүлекчәлә- рендә 180 баш ат асрыйлар. Малларның күпчелеге Бәркәтәдә. Быел туган 17 баш тай хисабына биредә атлар саны 89га җиткән.
- Хуҗалыктагы атларны Рәфис Гыйрфанов карый. Ул аларны бик кадерли, берәр җиргә китәргә туры килсә дә, телефоннан шалтыратып хәлләрен сораша, - ди бүлекчә җитәкчесе Рәис Төхфәтуллин. - Рәфис бик тырыш, җаваплы, көтүен дә көтә, атларны җигәргә дә өйрәтә. Ә үрчем, сәламәт тайлар алу өчен ветврач, ферма мөдире белән киңәшләшеп эшлиләр.
Бәркәтәдә үстереп, өйрәтелгән атларны Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Туймәт, Югары Кармалка бүлекчәләренә дә биргәннәр.
Районда иң күп ат асраучы "Үтәмеш" хуҗалыгында бу малларны күп еллардан бирле Николай Ермишов һәм Сергей Ванюковлар карый.
- Бу кешеләргә "ат җене" кагылган дисәң дә була. Алар атларның бөтен нечкәлекләрен белеп тәрбиялиләр, үрчем алу эше дә көйләнгән, - ди әлеге хуҗалык җитәкчесе Айдар Харисов. - Ферма мөдире Әсхәт Мингалимов белән ат караучылар киңәшеп, үзара аңлашып эшлиләр.
Бу атларның 15се даими рәвештә хуҗалык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы ат асрау