“Әккәрәй” шоферлары сенаж базына көненә 80-100 рейс ясый
“Әккәрәй” җәмгыятендә сенаж салуга керештеләр. Монда әлеге терлек азыгын кирәк кадәрленең 44,1 процент күләмендә базга урнаштырганнар да.
Механизаторлар Алексей Борисов, Юрий Федотов, Алексей Сидоров вакланган эспарцет үләнен өч трактор белән үк таптатып торалар.
-Азык яхшы саклансын өчен шулай итәргә кирәк. Егетләр белән иртәнге 6дан башлап, кичке 7гә кадәр эшлибез, - ди RSM 2400 егәрле тракторын иярләүче Алексей Борисов.
Бүген “Әккәрәй” фермаларында 470 баш мөгезле эре терлек, шуның 207се савым сыеры асрала. Кыш чыгарга барлыгы 2722 тонна сенаж кирәк икән. Моның яртысы диярлек – базда.
-Күпьеллык үлән басуында ике комбайн эшли. Яшел массаны өч КамАЗ, өч трактор белән ташыйбыз. Егетләр көненә чама белән барлыгы 80-100 рейс ясый, - диде “Әккәрәй” җәмгыяте генераль директоры Виктор Сутягин.
Сенаж салуны озакка сузмас, механизаторларны эштән аермас өчен, аларны эш урынында ук – төш вакытында һәм кичен тукландыру оештырганнар.
Ильяс Гатауллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары:
-Үләннәрнең хәзер сусыл, витаминнарга, каратинга бай чоры. Соңга калдырсак, әйтик, люцернаны чәчәк аттырсаң, икенче, өченче укоста аның уңышы икеләтә кими. Аннан соң, сенажга салынган азыкны нык таптатырга кирәк, эчтә кислород калмасын. Базда трактор көпчәгенең протектор эзе дә булмаска тиеш. Бу очракта сенаж сыйфатлы була.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән әйтүләренчә, район хуҗалыкларында кышкылыкка барлыгы 18000 тонна сенаж, 1800 тонна печән әзерләргә тиеш. Сенаж тиешленең 6,7 проценты күләмендә салынган. Бәркәтәдә “Гыйрфанова Л.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгында печәнгә үлән чабуга керешкәннәр.

Районда эре хуҗалыкларда, КФХларда, шәхси хуҗалыкларда 22 берәмлек азык җыю техникасы, 44 берәмлек пресс-подборщик исәпләнә.
1 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, бүген иң күп мөгезле эре терлек “Ильхан” җәмгыятендә (1601 баш), “Әккәрәйдә” (470) һәм “Сөлчә”дә (332) асрала.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев