Котлыйбыз!
Керкәле авылында гомер итүче кадерле кешебез Таһир Шәягъзам улы Газыймовны туган көне –
70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Әтиебез, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз булдың. Язмыш сине сынаса да, сынмадың, бирешмәдең, нык тордың. Кадерлебез, 70 яшем тулды, картаям дип борчылма, күңелең һәрчак яшь булсын! Иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, балаларыңның игелеген күреп, Роза апа белән, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.
Безнең теләкләргә Роза апа һәм кода-кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев