Котлыйбыз!
Минсәгыйть Закир улы Шакировның 1 июньдә туган көне.
Кадерле туганыбыз, сине туган көнең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз: нык исәнлек, якты киләчәк, бәхетле озын гомер телибез. Туганлык җепләребез гомер буена өзелмәсен, ярдәмләшеп, очрашып яшәргә Ходай насыйп итсен.
Без синең ярдәмеңне һәм яклавыңны тоеп яшибез. Киләчәктә дә алга куйган максатларыңа ирешүеңне, хыялларыңның тормышка ашуын телибез.
Янәшәңдә һәрвакыт ышанычлы, таянырдай дусларың булсын. Иң мөһиме – сиңа һәм якыннарыңа сәламәтлек юлдаш булсын.
Без – туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена,
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән, апаң Фәгыйлә, сеңелең Гаилә һәм аларның балалары.
Нет комментариев