Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

09 июля 2022, 10:08

683

0

1

Котлыйбыз!

Югары Чегодай авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә гомер итүче кадерле әтиебез  
Йосыф Юнес улы Салиховның 10 июльдә олы бәйрәме - 90 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Гомер юлың һәркемгә үрнәк булырлык. Сине 90 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. 
Бу бәхетле көннәргә килеп җиткәнче яшәү дәверендә күп сынаулар үткәнсең, билгеле. Үсмер чагың авыр сугыш елларына туры килгән.  Илле елдан күбрәк хезмәт юлыңның шактый өлешен районыбызның мәгариф бүлегендә эшләп, хөкүмәт тарафыннан күп санлы медальләр, грамоталар белән бүләкләнгәнсең. Син кешеләргә һәрвакыт ярдәмчел булдың, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең.
Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, шаян, тапкыр телле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү терәгебез. 
Әти! Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән, балаларың Илдар, Ләлә, киявең Рөстәм, киленең Альбина, оныкларың Зилә, Ришат, Алия.

Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев