Котлыйбыз!
Туймәт авылында яшәүче әниебез
РОЗА ГАЛИ кызы КӘРИМОВАның 10 июньдә матур юбилее.
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Иң изге теләкләр белән,
улларың Ленар, Илшат, Илнур; киленнәрең Гөлназ, Алинә,
оныкларың Лилия һәм Ләйлә. Безнең теләкләргә әбиебез дә кушыла.
Нет комментариев