Котлыйбыз!
Керкәле авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче
ХӘМЗӘ МОРАДЫЙМ улы ГЫЙЛЬФАНОВның 10 апрельдә 60 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле, яраткан әтиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең, туган көнең белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле, озын гомер телибез! Әни белән арагыздагы мәхәббәт учагы сүнмәсен, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, шундый ук матур, тату, үрнәк гаилә булып яшәргә язсын Ходай!
Әти, син безнен өчен терәк тә, үрнәк тә. Шундый матур тормыш бүләк иткәнең, тәрбия биргәнең, әнине бәхетле иткәнең өчен рәхмәт. Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең, һәрвакыт гаилә өчен тырыштың, гаилә дип яшәдең. Без дә зур тормышка аяк бастык, ләкин синең киңәшләрең әле дә гел кирәк. Синен кебек әтиебез булу – зур шатлык, зур байлык, син безнең тормыш
яме! Дөньяның матурлыгын күрергә өйрәткәнең өчен мең рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән, балаларың: Нияз-Альбина, Ильяс-Альбина, Илүзә,
оныкларың: Раяна, Самир, Әмирә.
Безнең теләкләргә әниебез Гөлсинә дә кушыла.
Нет комментариев